Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Минем якын дустым» бәйгесенә №5нче инша

Югары Байлар авылыннан Әмил Мәрдәмшин һәм аның Крепыш исемле песие. Әмил безгә менә мондыйрак инша юллады: «Мин - Әмил. Киләсе елга мәктәпкә барам. Барлык хәрефләрне дә таныйм, саннарны кушарга, алырга яратам. Ә минем дүрт аяклы дустымнын исеме Крепыш. Ул шотланд токымыннан. Таза, нык булып үссен дип, мин аңа шундый исем...

Югары Байлар авылыннан Әмил Мәрдәмшин һәм аның Крепыш исемле песие.

Әмил безгә менә мондыйрак инша юллады: «Мин - Әмил. Киләсе елга мәктәпкә барам. Барлык хәрефләрне дә таныйм, саннарны кушарга, алырга яратам. Ә минем дүрт аяклы дустымнын исеме Крепыш. Ул шотланд токымыннан. Таза, нык булып үссен дип, мин аңа шундый исем куштым. Аны мина Яңа елга Кыш бабай бүләк итте. И, шундагы сөенүләрем! Шул көннән башлап, Крепыш минем якын дустыма әйләнде. Бакчага киткәндә, мин аңа су салам, ашарына биреп калдырам. Мин кайтканчы, йокы симертә дә, мин кайткач шаярырга тотына. Крепыш йонын тараттырырга бик ярата, мырлый-мырлый алдымда ята. Тик менә борчылып йөрим әле. Мин бит булачак солдат. Ватанны сакларга киткәндә, бик моңаер инде песием! Ә хәзергә мин песиемнең яклаучысы да, саклаучысы да. Мин аны бик яратам, ул минем аерылмас дустым!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев