Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Җырлыйк әле» килә!

Аларны кая гына барсалар да, «Җырлыйк әле» килә дип каршы алалар. Сүзебез ТНВ каналында «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручылар – Алинә һәм Азат Кәримовлар турында. Әлеге матур пар безнең быелгы «Йолдызлы чәкчәк» шоу-тамашасы кунаклары булачак. 

Азат Мөслим районы Олы Чакмак авылы егете. Авылда печән чабып, әти-әнисенә булышып, эшләп үскән егет. Алинә Түбән Кама шәһәрендә туган. Гаиләләре белән Сарман районы Сарайлы авылына күченеп яшәгәннәр.
Икесе дә кечкенәдән җыр-моңга гашыйклар. Азат, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга сәнгать колледжына укырга керә. Аннан соң консерваториядә Зилә Сөнгатуллина классында белем ала. Алинә исә мәктәп елларында Сарман музыка мәктәбендә укый, Казан музыка колледжын тәмамлый. Аннары консерваториядә Клара Хәйретдинова классында белем ала. Ул тамашачыга күбрәк Прокофьева фамилиясе белән таныш.
Бу ике талантны язмыш 2010 елда Нефтекамск шәһәрендә «Дуслык моңы» фестивалендә очраштыра. 2013 елда алар гаилә коралар. Хәзер бу матур гаилә 2 һәм 4 яшьлек ике кызларын – Гөлмәрьям белән Азалинаны үстерәләр.
«Җырлыйк әле» тапшыруына алар өч ел элек проектның авторы, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдертдинов чакыруы буенча киләләр. «Халык җырларын яратмасаң, моңны аңламасаң, сәнгати-эстетик тәрбияң булмаса, бу тапшыруда эшләп булмый», – ди Азат. Һәрбер тапшыру рухи мираска тиң. Бай рухлы, гаҗәеп талантлы кешеләр белән эшлибез бит, шуңа да эмоцияләр ташып тора. Тапшыруны яздырасы көннәрне көтеп алабыз, эшкә җырлый-җырлый барабыз, җырлый-җырлый кайтабыз», – диләр Алинә белән Азат. 
Күптән түгел Тукай районы үзешчән җырчылары да әлеге тапшыруда кунак булып кайтты. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар белән чыгыш ясадылар. «Якташлары Илһам абыйның ядкарен кадерләп саклый», – ди Азат. 
Кәримовларга Тукай районы белән тагын бер күрешү, якыннан аралашу мөмкинлеге булачак. Мондый бәйрәмне әле аларның беренче ишетүләре икән. «Минем әби чәкчәк пешерә торган иде. Бик көтелгән, тансык ризык буларак кабул итә идем мин аны кечкенә чакта. Бервакыт күп ашап маемладым да әле. Озак кына чәкчәк ашый алмый йөрдем», – дип көлде Азат. «Бу бәйрәмнең ничек үтәсе кызык безгә: осталарның тырышлыгын, нинди күләмдә пешерүләрен, ничек итеп бизәүләрен күрербез инде менә. 27 мартта алар белән бергә сәхнәне кыздырырбыз, шаулатырбыз», – диләр Алинә белән Азат Кәримовлар. 

Фото гаилә архивыннан. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X