Саксызлык нәтиҗәсендә үлем
Тукай районы прокуратурасы Чаллы шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслаган.
Аңа РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсе 1нче өлеше нигезендә гаеп белдерелгән. Әлеге маддә саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүне күздә тота, дип хәбәр итә Тукай районы прокуратурасы.
Тикшерү материаллары нигезендә, 2026 елның 18 апрелендә Тукай районының Кама бистәсендәге бер фатирда хатын-кыз һәм аның белән бергә яшәүче ир-ат арасында низаг килеп чыккан. Бу вакытта ир-ат спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә булган.
Конфликт вакытында хатын-кыз кухняда бәрәңге әрчеп торган. Кулына пычак тоткан килеш ул кинәт борыла, шул мизгелдә ир-ат аның ягына адым ясый, нәтиҗәдә пычак ир-атның күкрәк өлешенә кадала. Алынган җәрәхәт нәтиҗәсендә ир-ат медицина учреждениесендә вафат була.
Әлеге хәл саксызлык нәтиҗәсе буларак бәяләнә: хатын-кыз үлемгә китерү ниятен алдан күздә тотмаган, әмма тиешле игътибар һәм саклык күрсәтелгән очракта мондый фаҗига булмас иде дип санала.
Гаепләнүче үз гаебен таныган.
Җинаять эше Тукай район судына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев