Татарстанда татар теле буенча имтихан бирүчеләр саны ике тапкырга арткан
Быел Татарстанда татар теле буенча бердәм республика имтиханын 79 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Бу узган ел белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк. Имтиханның уртача нәтиҗәсе 84,56 балл тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин КФУда узган очрашуда хәбәр итте.
Министр әйтүенчә, быел татар теле буенча имтихан тапшыручылар да, аларның нәтиҗәләре дә арткан. Бер укучы хәтта татар теле белән бергә татар әдәбиятын да сайлаган. Татар әдәбиятыннан ул 94,33 балл җыйган. Узган ел исә бу ике фәнне нибары 32 кеше генә сайлаган булган.
Татар теле буенча имтиханны иң күбе Казан укучылары тапшырган – 58 кеше. Шулай ук аны Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Азнакай, Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Кукмара, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнарыннан чыккан чыгарылыш сыйныф укучылары да сайлаган.
«Бу яшьләрнең туган телне, мәдәниятне һәм милли традицияләрне хөрмәт итүен күрсәтә. Алар башкаларга да үрнәк булып тора. Телне белү киләчәктә нинди һөнәр сайласаң да ярдәм итәчәк», – диде Илсур Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, Татарстанда туган телләрне өйрәнү һәм үстерү өчен кирәкле шартлар бар. Әмма телгә мәхәббәт иң элек гаиләдә тәрбияләнә, мәктәп исә шул нигезне ныгыта.
Чыганак/ Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев