Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән предмет укытыла башлый

Мәктәпләрдә яңа уку предметы кертү күздә тотыла, аның максаты — укучыларда традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән дөньяга караш формалаштыру. Курс 2026 елдан башлап этаплап укытылачак.

РФ Мәгариф министрлыгы 2026 елдан мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән яңа фәнне этаплап кертүне башлаячак. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Министр әйтүенчә, яңа уку елында әлеге дисциплинаны мәктәп программасына кертү процессы башлана, шулай ук аның өчен махсус дәреслекләр дә әзерләнә.

План буенча, курс 2026/27 уку елының икенче яртысыннан башлап 5нче сыйныф укучылары өчен укытылачак (17 сәгать күләмендә). Ә 2027/28 уку елыннан ул 6нчы һәм 7нче сыйныфларда да дәвам итәчәк, анда курс 34 сәгатькә исәпләнгән.

Шулай итеп, элек игълан ителгән планнар үз көчендә кала: бу предметны мәктәп программасына кертү 2026 елга билгеләнгән иде.

Министрлыкта ассызыклауларынча, әлеге фән укучыларда традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән дөньяга караш формалаштыруга юнәлтелә.

Элегрәк Сергей Кравцов бу предметны бердәм дәүләт имтиханына кертү мөмкинлеге дә каралуын искәрткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев