Круглое Поле поселогыннан Тимур Шәкүров 3 имтиханнан югары баллар җыйды
Круглое Поле поселогы мәктәбен тәмамлаучы Тимур Шәкүров, укуда аерым уңышларга ирешеп, алтын медаль яулады һәм берьюлы өч фәннән Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) югары балларга бирде. Укучы математикадан — 98, тарихтан — 97, ә физикадан 94 балл җыеп, Ульяновск гражданнар авиациясе институтына укырга керергә һәм югары квалификацияле белгеч булырга ниятли.
Имтиханнарга әзерлек чорында Тимур катлаулы темаларны тирәннән өйрәнде, даими рәвештә күнегүләр өстендә эшләде һәм материалны кабатлап барды. Круглое Поле мәктәбе коллективы һәм район халкы үзенең чыгарылыш сыйныф укучысы белән горурлана, аңа киләчәктә дә зур уңышлар һәм авиация өлкәсендә үз максатларына ирешүен тели.

Фото: Круглое Поле мәктәбенең ВК төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев