Тукай районы китапханәчесе Россиядә иң яхшысы дип танылды
Мәскәүдә узган Бөтенроссия конкурсында Тукай районының Комсомолец урта мәктәбе проекты җиңү яулап, Татарстан мәктәп китапханәләренең ил күләмендә иң алдынгы булуын исбатлады.
Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы инициативасы белән оештырылган «Мәктәп китапханәсе — тарту үзәге» («Школьная библиотека как центр притяжения») бәйгесенә йомгак ясалды. Илнең төрле почмакларыннан килгән 892 гариза арасыннан Татарстан вәкилләре ике номинациядә беренчелекне алды.
Тукай районы өчен бу җиңү аеруча да мөһим: укытучылар, китапханәчеләр һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлегенә багышланган номинациядә Комсомолец мәктәбе китапханәчесе Наталья Зиннурованың «Мизгелнең нәфислеге һәм өмет көче» («Хрупкость мгновения и сила надежды») дип исемләнгән укучылар клубы проекты иң яхшысы дип табылды.
Бу проект китапханәнең бары тик китап саклау урыны гына түгел, ә балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат, аралашу һәм рухи үсеш үзәге булуын күрсәтте. Районның методик ярдәм күрсәтүче координаторы Илүзә Маняпованың хезмәте дә югары бәяләнде, дип языла ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының МАХ мессенджерында.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев