Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Теләнче-Тамак мәктәбе укучысы Халыкара рус теле олимпиадасында җиңү яулады

Казанда туган (рус булмаган) телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен Халыкара рус теле олимпиадасы тәмамланды: Тукай районы Теләнче-Тамак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Лилия Абзалова бәйгедә призлы урынга лаек булды.

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе базасында халыкара дәрәҗәдәге зур чара узды. Биредә туган телләре рус булмаган балалар рус теле буенча белемнәрен сынашты.

Шушы көннәрдә А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узган тантанада олимпиадага йомгак ясалды. Тантанада катнашучыларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сәламләде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Советлар Союзы Герое Н.Х. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Лилия Абзалова призлы урын яулап, зур уңышка иреште. Укучыны олимпиадага югары дәрәҗәдә әзерләгән укытучысы — Раушания Закирова.

Фотолар: район мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев