Яңа поселогы мәктәбендә җылы очрашу үтте
23 нче гыйнвар көнне, Яңа поселогы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары белән онытылмаслык матур очрашу үтте. Әлеге күркәм бәйрәмгә безне сыйныф җитәкчесе Ландыш Фәнис кызы чакырды. Әлеге мәктәп рус телле белем бирү юнәлешендә эшләсә дә, монда миллилек, милли тәрбия беренче урында тора. Элеккеге татар теле укытучысы Резидә Гайсә кызы Мәуҗүтова да бу юнәлештә зур эш алып барды һәм укучылары белән зур нәтиҗәләргә ирештеләр. Традицияне дәвам итеп бүгенге укытучылар, шул исәптән Ландыш Фәнис кызы да укучыларга миллилекне сеңдерү өстендә зур эш алып бара. «Милләтеңне яклап бер сүз әйтә алмасаң әйтмә, әмма аны һичбер хурлама» (Мөхәммәт Мирза)

"Халыклар бердәмлеге елы" 4 А сыйныфында бүген шундый әйтем белән башланып китте.Бу минем үзем өчен дә бик тәэсирле, әһәмитле чара булды, чөнки бу очрашуга Яр Чаллы каласыннан, милли юнәлештәге киемнәр тегүче, бүгенге көндә яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да бик популярлык казанган “Остазлар” бренды җитәкчесе Гөлфия Нургали кызы Хәлиуллина үзе килгән иде. Бу дәрес формасында узган чара чын мәгънәсендә милли бәйрәмгә әверелде. - Минем класста 25 бала белем ала. Мин аларны 1 нче сыйныфтан алып укытам, алар миңа һәрберсе үз баламдай якын, кадерле. Белем белән бергә аларга дин тәрбиясе дә бирәсем килә. Күңелләренә иман орлыклары бүген салмасак соңга калачакбыз, - ди, үзе дә Аллаһ тыйганнардан тыелып, дини кануннар буенча яшәүче, зыялы, затлы, милли җанлы укытучы Ландыш Фәнис кызы Фатыйхова. Сүз уңаеннан, Ландыш Фатыйхова 2023 нче елда Тукай муниципаль этабында,”Ел укытучысы” исеменә лаек булган иде. Ул укучыларга төрле яклап, бөтен булган белемен бирергә тырыша. Әйе, балаларның киемнәреннән үк күренеп тора, укытучылары аларга белем белән бергә тәрбия, әхлак, дин кагыйдәләрен дә өйрәткән. Бүген дә алар үзләренең бик тә тәрбияле, әдәпле икәнлекләрен күрсәтте. Әнә бит, ничек матур итеп киенгәннәр: малайларның башында – түбәтәй, кызлар – матур-матур калфаклардан! Укытучының Гөлфия ханымны чакыруы тикмәгә генә түгел. “Остазлар” бренды җитәкчесе Гөлфия Нургали кызы төрле яктан камил, милли җанлы, ата-бабаларның ядъкарьләрен бөртекләп җыючы тынгысыз зат, остаз! Ул бүген дә үз тырышлыгы белән музейга җыйган бик күп тарихи экспонатларын алып килгән, әйтерсең лә музей мәктәпкә күчкән! Монда агачтан ясалган эш кораллары дисеңме, йорт-кирәк яраклары дисеңме, бар да бар! Укучылар гына түгел, әлеге экспонатлар үзебез өчен дә бик кызыклы... Безнең ата-бабаларыбыз үз куллары белән ясап тормышта кулланган бу эш коралларына кагылу элеккеге чорга кайту белән бер хәзер безгә. Аралар ерагайган саен алтын барәбәренә кала торган борынгы әйберләрне бөртекләп, кадерләп барлап тоту ул – үткәннәргә чиксез хөрмәт, ихтирамдыр. Гөлфия ханым укучыларны бәйнә-бәйнә һәрбер экспонат белән таныштырды, балалар кызыксынган сорауларга җавап бирде. Шулай ук ул кызлар өчен кызыклы булыр дип хатын-кызларның элеккеге калфакларын, бизәнү әйберләрен, беләзек, төймәләрен дә алып килгән иде. Кызлардан да ныграк малайлар кызыксынды бу ялтыравыклы матур әйберләр белән, хәтта калфакларны киеп-киеп тә карадылар. Һәрбер эш коралын кулларына тотып карарга рәхсәт итү дә аларда зур кызыксыну тудырды. Әлбәттә музейда мондый мөмкинчелекләр юк бит.
- Без дә үзебездән милли мирас калдырырга тиеш, шуңа да без бүген милли бизәкләр чигеп калфаклар, түбәтәйләр, заманча баш киемнәре, өс киемнәре тегәбез, яулыклар чыгарабыз, дип таныштырды ул бүгенге кәсепләре белән кызыксынган укучыларга.

Очрашуның икенче өлешендә мин балаларга үзем язган китапларым, җырларым, мөнәҗәтләрем, шигырьләрем турында сөйләдем. Мөнәҗәтләр башкардым, шигырьләремне укыдым. Балалар бик тә игътибар белән тыңлап утырдылар, алкышладылар. Классларына бүләк итеп яңа гына нәшер ителгән "Иясез бүләк" һәм дә "Күңел сандыгы" китапларымны бүләк иттем. Балаларның татарча аралашулары, милли йөзләре, үткән тарихыбыз, милли җәүһәрләребез белән кызыксынулары күңелдә әйтеп бетермәслек горурлык хисе уятты.
Чараның өченче өлешендә бик тә талантлы иллюстратор, балалар китапларын рәсем белән бизәүче рәссамчы кыз - Вәзинә Рафис кызы Зиннурова балалар белән мастер-класс уздырды. Укучылар касә формасы итеп киселгән табигый күнгә төсле буяулар белән матур-матур бизәкләр төшерделәр. Нәтиҗәдә, искиткеч, күз явын алырлык брошьлар килеп чыкты!

Дәрес шулкадәр тиз узды. Соңыннан чәк-чәк, коймак, белен, җиләк кайнатмалары белән тәмләп хуш исле чәйләр эчтек. -Бу очрашуның шулай нәтиҗәле узуы, ул минем укучыларымның әти- әниләре белән бер юнәлештә эш алып баруымда, чөнки алар һәр башлангычта минем зур терәгем ди, укытучы. Әлбәттә бу очрашу мәңге дә онытылмас! Ул, без – өлкәннәр күңелендә дә, сабыйлар күңелендә дә салават төсләре кебек матур эз калдырыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев