Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

«Ата-аналар иминлек өчен» республика конкурсы: «Тукай районы командасының төп приз алуына ышанабыз»

Татарстанның Лаеш районы Сокуры бистәсендә «Ата-аналар иминлек өчен» республика конкурсының икенче финал көне тәмамланды. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Тукай районы командасы да чыгыш ясады.

Конкурс ике көн дәвам итте, беренче көнне районыбыз данын Бәтке мәктәбе балалары һәм ата-аналары яклады. Икенче көнне исә эстафета Мәләкәс мәктәбе командасына тапшырылды.  
Әйтергә кирәк, конкурс бик җитди оештырылган. Биредә бөтен Татарстаннан 89 команда чыгыш ясады. Шулар арасыннан нибары 41 команда гына финалга үтте. Иң сөендергәне: Тукай районыннан катнашучылар — финалистлар рәтендә. 

Мәләкәс мәктәбе укучылары һәм ата-аналар Сакла.ру махсус сайты аркылы юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.

"Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ә командалар финалист дипломнары һәм «Беренчеләр хәрәкәте»ннән («Движение первых») махсус статуэткалар белән бүләкләнде. Хәзер без түземсезлек белән гомуми нәтиҗәләрне көтәбез. Төп приз - диңгез ярындагы лагерьга юллама!", -  дип хәбәр итәләр безгә район мәгариф идарәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев