Мәскәү сәхнәсендә — райондашыбыз Илзирә Ибраһимова
Мәскәүдә «Измайлово» концертлар залында Бөтенроссия патриотик җырлар фестивале узды. Әлеге олы концерт бөтен Россия буйлап сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең профсоюз оешмасы вәкилләре арасында оештырылды. Фестивальдә танылган җырчы, Биклән авылы кызы Илзирә Ибраһимова да катнашты.
Илзирә Ибраһимова Яр Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсендә хезмәт куя. Ул — офтольмология бүлегенең өлкән шәфкать туташы.
Шунысы куанычлы: фестивальдә катнашучылар арасында райондашыбыз берүзе Татарстан данын яклап чыкты. Концертта Илзирә Ибраһимова үзе иҗат иткән «Моя Россия» җырын башкарды. Аңа патриотик җырлар жанрын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм мәдәни традицияләрне саклап килгәне өчен Мактау грамотасы тапшырылды.
«Россиягә багышлап язылган җырымның сүзләре йөрәгемне мең кат телгәли. Бу җыр – күңелем гимны! Аны җырлау – яраткан илемә карата олы мәхәббәт һәм тугрылык билгесе. Бу илдә яшәвем белән горурланам, аннан илһам алам, ул – минем яшәү мәгънәм», – ди җыр турында җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев