Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Яшәү көче

Чаллы шәhәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында авылдашым, шагыйрә Кәүсәрия апа Ямалиеваның «Яшәү көче» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәдә хөрмәтле кунаклар- ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, шәhәрнең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, Халык артисты, язучы, режиссер Булат Сәлахов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре , шагыйрә Зөләйха Минhаҗева, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәhәр китапханәсенең баш китапханәчесе Роза Хәмидуллина h.б. мәдәният-сәнгать әheлләре, җырчылар, китап сөючеләр, Кәүсәрия апаның дуслары, иҗатташлары катнашты. Әлеге чарага “Ләйсән” әдәби берләшмә әгъзалары да килгән иде. Бергәләп сәхнәгә чыгып, алар үзләренең изге теләкләрен Кәүсәрия апага җиткерделәр, бүләкләрен бирделәр.

Алга таба сүз китап авторының үзенә  бирелде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, шагыйрәнең бу өченче китабы.  Кәүсәрия апа китапның язылу тарихы, геройлары турында сөйләде, үзенең иҗаты белән килгән тамашачыларны таныштырды. Китабында туган як, мәңгелек мәхәббәт, әдәп һәм әхлак темаларын күтәргән тыйнак холыклы авылдашым  шигырьләреннән кала нәсер, парча  жанрларына да мөрәҗәгать иткән. Якыннарын югалту ачысы, гомерлек сагышы, өзәкләрне өзәрлек сагынулары да әнә шуларда  чагылган. 

Шагыйрәнең  тутыкмас үткер каләменнән матур -матур язмалар коелып кына тора.  Тормышны яратучы хыялый күңеле, тиз тәэсирләнүчән, хисле йөрәге, нечкә , эчкерсез күңеле, тынгысыз уйлары аны матур әдәбияттан ерак җибәрми. Бар хис- кичерешләрен Кәүсәрия апа кәгазь битләренә сала. Үткәннәрен елап искә ала, киләчәгенә елмаеп карый. Язуыннан туктамый. Әнә, яңа нәшер ителгән китабы да шактый калын килеп чыккан. Улы Тимурның да язмалары урын алган анда . Сеңлесе, гомерен мәдәният- сәнгать дөньясына багышлаган, режиссер Рәйхана апа Шадаеваның да. Бергәләп сәхнәдә яңа китаптан әти-әниләрен искә алып, нәсер- парчаларны, истәлек-багышлауларны укулары да күңелләрне тибрәндерде, күзләргә яшьләр килде. 

Китап тәкъдим итү кичәсе җыр, шигъри юллар белән үрелеп барды. Шагыйрәнең бик күп шигырьләренә көйләр  язылган. Сәхнәдән шул җырлар яңгырады. Рөстәм Әхмәтханов, Фәридә Сәхәбиева, Ильяс Ахмаев, Мөнҗия Хәлимова, Гөлнара Якупова, Сарманнан Миләүшә Хәкимуллина җитәкчелегендәге "Дуслык" вокаль ансамбле чыгышы, Зөлфия Җиhан,  ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, ТР атказанган артисты  Инзилә Сәлимова, , Гөлсирә Нуруллина, Элеза Гыймаева, Зәбир Хәлимов, Зөлфия Галимуллина, Фәнис Гыйниятов , Рәсимә Хәмидуллина чыгышлары ямь өстенә ямь бирделәр. Саз уен коралында уйнаучы Лилия Әхмәтованың чыгышы да сокландырды. "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында "Җәүhәр" , "Сөмбел" ансамбльләре эшли. Дания Хановна алар белән күп чараларда чыгыш ясый. Бүгенге иҗат бәйрәмен дә бизәделәр алар. 

Матур видеоларны кичәгә Мәйсәрә Сабитова ясаган. К. Ямалиеваның "ЯШӘҮ КӨЧЕ" китабында патриотик шигырьләр иң күп урынны алып тора. 

Шунысын да әйтеп үтәсем килә, Кәүсәрия апа Калмаш авылында яшәүче Хәлимә Гыймазова, Зинфира Маннапова, Равия Габдуллина, Әнисә Әшрәпова, Гөлнур Әхмәтҗанова, Фәйрүзә Сәгыйрова, Диләрә Кашапова, Энҗе Гайфетдиноваларның да төрле елларда  "Якты юл" газетасында басылып чыккан язмаларын керткән. Калмаш мәчете тарихын язган Рәис абый Зыятдинов хакында да онытмаган. 

Очрашуны Рәйхана апа Шадаева алып барды. Өч сәгатькә сузылган шигырь кичәсе күңелдә җылы , якты хисләр калдырды. Катлаулы, авыр заманнарда яшәсәк тә, күңел гүзәллеккә омтыла, моңга сусый, нәфислеккә, шигърияткә тартыла. Шуннан яшәргә көч алабыз да.  Бүгенге иҗат бәйрәме дә күңелләргә шифа бирде. Зур канәгатьләнү,  рухи бер яктылык, балкыш  алып таралдылар кунаклар.

Фото автор архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев