Яңа Бүләктә олы җыр бәйрәме узды
Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның туган авылында аның истәлегенә багышланган «Халык яшәгәндә — Илһам яшәр!» дип исемләнгән зәвыклы концерт-җыр фестивале булып узды.
Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында оештырылган бу чарада буыннар бәйләнеше һәм милли моң тантана итте. Күркәм бәйрәмдә яшь, талантлы башкаручылар белән беррәттән, сәхнә ветераннары да катнашты. Күрше Борды авылыннан килгән «Бөрлегән» дуэты, Артем Фадеев (җитәкчеләре — автор-башкаручы Зөлфия Җиһан), Күзкәйдән Илдан Вәлиуллин һәм Иске Абдулдан Чулпан Сафина тамашачыларга үзләренең кабатланмас чыгышларын бүләк итте.

Яңа Бүләк авылының үз талантлары — яшь җырчылар Зәлинә Шәкирова, Әдилә Ишалина, Амелия Павлова, шулай ук сәхнә ветераннары Кифая Вәлиева, Фирдәвис Идрисов, Флер Шакиров, Сәлмән Әхмәтҗановлар тамашачы күңелен яулады.

Районда гына түгел, республикада да танылган «Илһам» вокаль ансамбле башкаруындагы җырлар да зур алкышларга лаек булды.

Кичәдә Илһам Шакиров репертуарыннан урын алган әсәрләр һәм татар халык җырлары яңгырады. Концерт-фестиваль барлык катнашучылар һәм тамашачылар тарафыннан татар халкының милли гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

«Илһам Шакиров җырлары, моңнары гасырлардан гасырларга яңгырасын! Җыр — мәңгелек! Илһам — мәңгелек!» — дип белдерде Яңа Бүләк авылы мәдәният йортының баш режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев