Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Йомырка тәбәсе (рецепт)

Йомырканы сыткач, сөт салып, тоз, бераз борыч сибеп, күпергәнче болгаталар. Аннары я үзен генә, я башка кыздырган азыклар белән бергә әзерлиләр. Мәсәлән, уган сыр белән әзерләнгән тәбә, яшел тәмләткечләр өстәп (укроп, петрушканы вак кына турап) кыздырган тәбә; кыздырган суганлы тәбә; кыздырган колбаса яки пешкән ит белән (ит тәбәләре күп төрле...

Йомырканы сыткач, сөт салып, тоз, бераз борыч сибеп, күпергәнче болгаталар. Аннары я үзен генә, я башка кыздырган азыклар белән бергә әзерлиләр. Мәсәлән, уган сыр белән әзерләнгән тәбә, яшел тәмләткечләр өстәп (укроп, петрушканы вак кына турап) кыздырган тәбә; кыздырган суганлы тәбә; кыздырган колбаса яки пешкән ит белән (ит тәбәләре күп төрле булырга мөмкин) һ. б.

Гадәттә, тәбә куера төшкәч, духовкага куеп, бераз кызартып алалар.

Тәбәне йомыркадан гына әзерләгәндә, өлгергән тәбәнең ике ягын да пычак очы белән күтәрәләр дә, урталай бөкләп каплыйлар, тагын тиз генә духовкага куеп алалар, өстенә эреткән май сибеп, табынга китерәләр.

3 йомыркага: 50 г сөт, 10 г май, сыр, колбаса я ит 40-45 г, тоз, борыч - кирәгенчә.

Йомырка тәбәсен эч белән әзерләү. Йомырканы сытып сөт салгач, тоз өстәп яхшылап болгаталар да кызган майлы табада юка гына итеп кыздырып алалар. Уртасына әзер эч салып, тәбәнең ике читен күтәрәләр дә эч өстенә ябалар. Аннары шулай ук баш-башларын каплыйлар, каплаган, ягъни «җөйле» ягын аска салып, тагын майлы табада кыздырып алалар, табынга кайнар килеш бирәләр.

Эч ясау өчен вак итеп тураган, я чапкан итне майлы табада кыздыралар, тоз, борыч, вак итеп турап кыздырган башлы суган кушып болгаталар.

Эч итеп җиләк-җимеш вареньесы да кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев