Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Угызлы сый

Угыз сөте (молозиво) - сыер бозаулаганнан соң, беренче ике-өч көндә савып алынган киу сөт. Ул яшәртү үзлегенә ия. Аның составында иммунитетны ныгыта торган минераль матдәләр, витаминнар кцп. Шуңа күрә сыер, кәҗә асраучылар әлеге сөтне әрәм-шәрәм итми. Аннан төрле ризыклар әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, угыздан ясалган корт туклыклы булуы өстенә татлы, тәмле...

Угыз сөте (молозиво) - сыер бозаулаганнан соң, беренче ике-өч көндә савып алынган киу сөт. Ул яшәртү үзлегенә ия. Аның составында иммунитетны ныгыта торган минераль матдәләр, витаминнар кцп. Шуңа күрә сыер, кәҗә асраучылар әлеге сөтне әрәм-шәрәм итми. Аннан төрле ризыклар әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, угыздан ясалган корт туклыклы булуы өстенә татлы, тәмле дә.

Корт өчен яңа савылган угызны кәстрүлгә салып кайнатырга кирәк. Бу шактый озак вакытны ала. Сөт эремчеккә әйләнеп, аннан корт ясалганчы, 3-4 сәгать узарга мөмкин.

Кәстрүл төбенә касмык утырмасын өчен, сөтне агач кашык белән һәрдаим болгатып тору зарур. Әзер корт кызгылт сары төстә була. Аннан соң, тәменә карап, шикәр комы өстисең. Чәй янына кую яки гөбәдияләр пешерү өчен корт әнә шулай әзерләнә.

Ә менә запеканка пешерү иң җиңелләрдән санала. Беренче көнге угызны табага салып, духовкага куйсаң, ул берничә минут эчендә кабарып, тәмле булып өлгерә. Тоз салырга кирәкми, чөнки угыз сөте тәме буенча тозлырак.

Әзер запеканканы кис-кәләп, өлеш тәлинкәләрендә табынга чыгарырга да мөмкин.

Угыз коймагы өчен, сөткә аз гына чүпрә, тоз, шикәр комы һәм 1 йомырка салып туглыйсы, болгата-болгата әз-әзләп он өстисе. Камырны берничә минутка җылы урынга куеп кабартырга.

Өлгергән камырны майланган табага салып пешерәсе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев