Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Тукай районы шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәевадан милләт турында кайгыртып язылган язгы шигырь

Җиргә яз килә! Дөнья буталган, саташкан, ...Җиргә яз килә! Бу матурлыкны, әйтегез, Кайсыгыз күрә?.. Әнә, сандугачлар кайткан, Матур җыр суза! Туган илдә генә күңел, Хисләргә тула... Үз телендә сайрый кошлар, Илләр гизсә дә. Җырлап тарата шатлыгын, Ана телендә! Янга дуслары җыелган: Карга, чыпчыклар... Бергә-бергә җим ташыйлар, Ныгый канатлар. Каршы ала...

Җиргә яз килә!

Дөнья буталган, саташкан,

...Җиргә яз килә!

Бу матурлыкны, әйтегез,

Кайсыгыз күрә?..

Әнә, сандугачлар кайткан,

Матур җыр суза!

Туган илдә генә күңел,

Хисләргә тула...

Үз телендә сайрый кошлар,

Илләр гизсә дә.

Җырлап тарата шатлыгын,

Ана телендә!

Янга дуслары җыелган:

Карга, чыпчыклар...

Бергә-бергә җим ташыйлар,

Ныгый канатлар.

Каршы ала туган җирләр,

Һәрбер кошчыкны!

Тыңлап туеп булмый таңда,

Бу моңлы җырны!

- Ә кешеләр, кешеләр соң,

Нәрсә эшлиләр?..

- Чит илләрдә йөреп кайткач,

Телен тешлиләр...

Аңлап булмый үз телләрен,

Үзгәрә холкы...

Эзли ул рәхәт җир генә,

Чукынсын йорты...

Картлык килә көттермичә,

Ишелә башка...

Искә төшә туган җире -

...Юк урын башка?!

Монда карга тавышы да,

Күңелгә ята...

Ай, дусларым, һай дусларым,

Аңга килегез!

Читтә озак йөрсәгез дә,

Телне белегез!

Бер татарның кимүе дә -

Милләт үтерә!

Бер Тукай аркылы безне -

Бар галәм белә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев