Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Нарат күркәсеннән кайнатма

Нарат күркәләрен юлдан һәм сәнәгать объектларыннан ераграк урыннан җыярга кирәк. Кайнатма өчен аларны май ахыры, июнь башларында җыйсаң яхшы. Бу чорда күркәләр яшь, сусыл, катыланмаган, тышы яшел төстә була. Бу вакытта ул файдалы матдәләргә бай булган сок бүлеп чыгара. Нарат кайнатмасы – бик файдалы ризык. Һәр көнне бер аш калагы шундый кайнатма ашасаң, сезонлы эпидемияләрдән һәм салкын тиюдән котылып калырга була. 

Рецептны газета укучыбыз Миләүшә Мостафина тәкъдим итә.

Ингредиентлар:
1 кг нарат күркәсе; 1,8 кг шикәр комы; 1 стакан су.

Әзерләү ысулы:
Нарат күркәләрен аралап, әйбәтләп юарга. Су һәм шикәр комын кушып сироп ясарга. Күркәләрне әзер сиропка салырга, ярты сәгать тотарга, әкрен утка куеп, кайнауга җиткерергә. Кайнап чыкканнан соң бер сәгать кайнатырга, аннары, плитәне сүндереп, сиропны суытырга. Күркәләрне стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм банканы тутырып сироп салырга. Банкаларны стерильләштерелгән капкач белән капларга һәм бүлмә температурасында суытырга. Саклаганда салкын урынга алып куярга. 

/ Миләүшә Мостафина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев