Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Мәзәк рухны күтәрә, эшкә дәрт уята

Халык арасында акыллы һәм зирәк мәзәкләрне ишетеп, рәхәтләнеп көләбез. Кайберләре шулкадәр тапкыр ки, эшләгән эшеңә, башкарган гамәлеңә бүтәнчәрәк карыйсың. Заманында Чирмешән районы, Иске Кади авылы егете Фәнис Нуретдинов Чаллыда «Автозаводстрой» идарәсендә эретеп ябыштыручы булып эшли, Тукай кошчылык фабрикасы һәм КамАЗ заводлары төзелешендә катнаша. Туган авылы, Чаллы кешеләреннән ишеткән, үзе күргән...

«Тракторда ашамыйлар»

Мулланур, Чаллы шәһәренә килгәч, Центральная урамындагы «Трактиръ» кабымханәсенә кереп, ашап чыгасы итә. Шунда кодасы Фәнилне очрата. Авылга кайтып, әнисенә кодасының кайнар сәламнәрен тапшыргач, төшке ашны «Трактиръ»да ашаганлыкларын әйтә.

- Китсәнә, юкны сөйләп торма?! - ди «Трактиръ» сүзен аңламаган Фәния апа. - Фәнилнең нинди тракторы булсын да, кем инде тракторда ашап йөри? Син салып кайткансың ахрысы, малай актыгы!

«Чуртым булса да, кайнар булсын»

Зөфәрнең авылда мәктәп тәмамлап шәһәргә килгән вакыты. Эшкә урнашып йөргән чакта ашханәдә тамак ялгап чыгарга була бу. Тәлинкәләргә салынган ризыкларны ала да, өстәл артына утырып, бер кашык салкын аш кабып, аптырашта кала.

- Кара, нинди сап-салкын аш ашаталар, - дип, тәлинкәсен тотып, пешекчеләр янына китә.

- Бу бит окрошка! Окрошка салкын була, - дип аңлата пешекче. Авыл җирендә гомер ишетмәгән бу сүзгә каршы Зөфәр:

- Миңа димәгәе, окрушка түгел, чуртым булсын, тик ашыгыз кайнар булсын, - дип тузыныпмы тузына икән.

«Жить или не жить»

Әлегрәк заманнарда кыйммәтле һәм затлы саналган «Быть может» дигән хушбуйны Мөкаттәрә апа, килене сорагач, Яңа елга бүләккә алып кайтырга була. Кибеткә барганда юл буе, онытмаска теләп «Быть может, быть может», - дип кабатлап бара икән.

Хәерчегә жил каршы, дигәндәй, кибеттә бер дусты килеп исәнләшкәч, хушбуйның исемен оныта бит.

- Нәрсә карыйсың, Мөкаттәрә апа? - дип сорый аннан таныш сатучы.

- «Жить или не жить» дигән духи кирәк иде, шуны эзлим! - дип жаваплый Мөкаттәрә апа.

«Туган як исләре»

Композитор Ринат Гобәйдуллин белән җырчы Габидулла Хөрмәтуллинның 88нче елда концертлардан соң «Запорожец» машинасында Самара өлкәсеннән кайтып килүләре икән. Үзебезнең Татарстан чигенә чыккач, Габидулла шатланып:

- Туган як кырларының исе дә тәмле, кырлардан салам яндырган исләре килеп тора, - дигән.

Ринат шулвакыт артка таба борылып караган да:

- Бу төтен салам исе түгел, двигательгә ут капкан бит, шуның исе чыга! - дип кычкырып җибәргән ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев