Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кузаклы фасоль салаты (рецепт)

Кузаклы фасольдән тиз генә ясала торган салат тәкъдим итәм. 300 грамм кузаклы фасоль, бер зур суган, 250 грамм тавык рулеты кирәк булачак. Беренче эш итеп суганны ярымбоҗралап турарга, тоз, шикәр комы сибеп, кул белән суын чыгарырга һәм ярты бал калагы аш серкәсе салырга, болгатып каплап куярга. Фасольне бераз йомшарганчы суда...

Кузаклы фасольдән тиз генә ясала торган салат тәкъдим итәм.

300 грамм кузаклы фасоль, бер зур суган, 250 грамм тавык рулеты кирәк булачак.

Беренче эш итеп суганны ярымбоҗралап турарга, тоз, шикәр комы сибеп, кул белән суын чыгарырга һәм ярты бал калагы аш серкәсе салырга, болгатып каплап куярга. Фасольне бераз йомшарганчы суда пешереп алырга, суын саркытып, майда кыздырырга һәм суытырга. Тавык ветчинасын саламлап юка итеп турарга.

Аннары барысын бергә сыек май салып болгатырга. Төшке ашка салат әзер дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев