Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Иске обой өстенә яңасын ябыштырырга ярыймы?

Иске обой, әгәр бик юка кәгазьдән икән, диварга куптарып алынмаслык булып ябышырга мөмкин. Бары тик иске обойның купмаячагына тулы ышаныч булганда гына аның өстенә яңасын ябыштырырга мөмкин. Ә яңа обой куба башласа, бердәнбер юл кала - обойны яңадан ябыштыру.

Әгәр дә обойда һава куыклары барлыкка килсә, бераз көтеп карагыз, гадәттә, алар 2-3 көннән үзеннән-үзе бетә. Шуңа күрә аларны шунда ук бетерергә керешергә кирәкми. Берничә көн эчендә юкка чыкмасалар һәм әллә ни күп булмасалар, обойны кызу үтүк белән үтүкләп карарга мөмкин. Әгәр дә мондый куыклар күп мәйданны каплап алган булса һәм үзеннән-үзе бетмәсә, обойны яңадан ябыштырырга туры киләчәк, ә иң элек дивардан иске обойны куптарып алырга кирәк булачак.

Мондый мәшәкатькә юлыкмас өчен, яңа обой ябыштырыр алдыннан иске обойны куптарып алу зарур. Аның бик гади ысулы бар: төзелеш кибетләрендә обой куптару өчен махсус сыеклыклар сатыла. Аны киң пумала белән иске обойга сылап, 5 минут көтәргә кирәк. Шуннан соң обой бик җиңел кубарылачак.

Фото zao-porshen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев