Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Җирле шагыйрә Асия Хәсәнованың язгы шигырьләре

МИЗГЕЛ Хыялга чумып утырам, Башымда төрле уйлар. Начары бар, яхшысы бар - Шаулый, чуала шулар. Әллә кайчан гына шулчак Шигъри - мизгел эндәшә. "Яз әле, яз бер сүз" - диеп, Күңелем белән серләшә. Тыңладым да мизгел сүзен, Утырдым мин язарга. Яхшы уйны сырлап куям, - Булмас әле заяга. ЯЗЛАР Язлар...

МИЗГЕЛ

Хыялга чумып утырам,

Башымда төрле уйлар.

Начары бар, яхшысы бар -

Шаулый, чуала шулар.

Әллә кайчан гына шулчак

Шигъри - мизгел эндәшә.

"Яз әле, яз бер сүз" - диеп,

Күңелем белән серләшә.

Тыңладым да мизгел сүзен,

Утырдым мин язарга.

Яхшы уйны сырлап куям, -

Булмас әле заяга.

ЯЗЛАР

Язлар җиткәч көн озая

Яшелләнә аланнар.

Туган ягын искә алып

Кайта сагынып балалар.

Туган якның һәр фасылы

Матур, ямьле, күңелле

Шунда туып, шунда үскәч

Тарта һәрчак күңелне.

Шатлыгы да, кайгысы да

Уртак булды үскәндә.

Эх, дусларым, үкенәмен

Гомерем читтә үткәнгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев