Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Унбер яшьлек кызны мәсхәрәләүдә гаепләнүче Тукай районында эшләгән

Казанда 43 яшьлек ир-атның 11 яшьлек кыз баланы көчләве турындагы хәбәр соңгы көннәрдә бөтен интернет челтәрен тутырды. Җинаятьтә гаепләнүченең безнең районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесендә агроном булып эшләгән, җитмәсә, эш буенча аралашкан кеше икәнлеген дә белү шаккатмалы хәл булды. Тикшерүчеләрнең фаразларына караганда, әлеге ир үсмер кызны мәктәптән кайтып җиткәнче артыннан...

Казанда 43 яшьлек ир-атның 11 яшьлек кыз баланы көчләве турындагы хәбәр соңгы көннәрдә бөтен интернет челтәрен тутырды. Җинаятьтә гаепләнүченең безнең районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесендә агроном булып эшләгән, җитмәсә, эш буенча аралашкан кеше икәнлеген дә белү шаккатмалы хәл булды.

Тикшерүчеләрнең фаразларына караганда, әлеге ир үсмер кызны мәктәптән кайтып җиткәнче артыннан күзәтеп барган. Бала фатирны ачкач, аны ишектән төртеп керткән һәм, кызның авызын томалап, кырын гамәлен башкарган. Аннары ир җинаять урыныннан качып киткән. Бу кичке сәгать 4ләр тирәсе булган. Хокук саклау хезмәткәрләре шул көнне үк җинаятьченең эзенә төшәләр. Аны ачыклауда ир-атның фатир янында төшеп калган банк картасы ярдәм итә. РФ Тикшерү комитетының Казан шәһәре Мәскәү районы буенча тикшерү бүлегендә әлеге факт буенча 14 яшькә җитмәгән затны җенси көчләү турындагы маддә нигезендә җинаять эше кузгатылган. Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат кулга алынган, хәзер тикшерү бара, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең рәсми сайты.

Кулга алынган ир үз гамәлен таныган. Ул элек тә мондый төр кырын эше өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Зыян күрүче дә үзен көчләүченең шушы ир-ат икәнлеген раслаган.

И. үзе Актаныш районының Татар Суыксуы авылында туып-үскән. Бүген Яр Чаллыда яшәүче бер авылдашының сөйләве буенча, ул әнисенең беренче иреннән туган улы. Әнисе икенче иргә кияүгә чыккач, И. Күҗәкә авылындагы әбисендә яшәгән, шунда үскән. Икенче ирдән тагын бер улы туган булган. Анысы да узган ел асылынып үлгән. Шулар өстенә, ана кеше ике ирен дә җирләгән. «Бу хәбәр авыл өчен шаккатмалы булды. Беркем дә шулай килеп чыкканына ышанмый. Бар кеше дә И.ны яхшы яктан гына тасвирлый», - дип сөйләде ул безнең газетага.

Тукай районында И. башта орлык заводында эшли. Яр Чаллыда яшәп, шуннан эшкә йөри. Аннары авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә күчә. Монда да агроном булып урнаша. Күптән түгел гаиләсе - хатыны һәм ике кечкенә улы белән эшләгән җиренә кайтып яши башлый. Орлык заводындагы хезмәттәшләре дә, хуҗалыктагы танышлары да аның турында начар фикер әйтми. Мондый гамәл кылуына ышанмыйлар. «Лабораториядә бергә утырдык. Аралашучан, ярдәмчел кеше иде. Андый гамәл кылыр дип шикләнерлек тә түгел иде», - ди И.нең орлык заводындагы хезмәттәше Рөстәм. Бүген эшләгән предприятие директоры да (район газетасында кайсы предприятие икәнен күрсәтмәсәгез иде дип үтенде) И. турында бер начар сүз дә әйтә алмавын белдерә. «Бездә ул 8 айлап хезмәт куйды. Бик белемле агроном, һәр яктан төгәл кеше иде. Авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга кергән иде. Хатыны да ачык йөзле. Икесе дә ярдәмчелләр. Кешенең эчен ачып карап буламыни? Чирдер инде ул - нәрсә әйтәсең?» - ди җитәкче.

Әйткәнебезчә, И. белән эш буенча үзебезгә дә аралашырга туры килгән иде. Язгы чәчү чорында аның ярдәме белән басудан репортаж әзерләдек. Үз эшен яхшы белүе, мәгълүматны төгәл бирүе, һәр хезмәттәшенә хөрмәт белән каравы соклану тудырган иде.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең рәсми сайтында хәбәр ителүенчә, бу көннәргә И.га карата суд-медицина, дактилоскопик, молекуляр-генетик экспертизалар билгеләнгән. Кулга алынучының үзеннән, шаһитлардан сораулар алына. Шулай ук зыян күрүчедән дә, психологлар һәм законлы вәкиле катнашында, сорау алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев