18 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тукай районы егетләре армиягә китә (видео 2)
Иртәгә "Якты юл" газетасында көзге чакырылыш башлануы турында язма белән таныша аласыз. Аны әзерләгән хәбәрчебез Эльвира Абдуллина Теләнче Тамак авылы егете Риназ Сәхәповны армиягә озату кичәсендә булып кайтты. Кичәгә егетнең туганнары, куп санлы дуслары җыелган иде. Якташыбыз Нәзир Гыймазетдинов башкаруындагы Тукай гимнын яшьләр аягүрә басып тыңлады.
-
Тукай районы егетләре армиягә китә (видео)
Армия сафларына көзге чакырылыш башланды. Бүген Тукай районында яшәүчеләрнең беренче төркемдә 8 егет - Теләнче Тамак авылыннан Инсаф Арсланов, Бордыдан Әмирхан Галиев, Түбән Суыксудан Рәфгать Гәрәев, Суровкадан Альберт Петров, Бәткедән Сергей Прохоренко, Яңа Бүләктән Риназ Сәхапов, Круглое Поле поселогыннан Руслан Әхмәтнәҗипов, Иске Байлардан Ильмир Ситдиков хәрби бурычын үтәргә китте. Безнең...
-
Унбер яшьлек кызны мәсхәрәләүдә гаепләнүче Тукай районында эшләгән
Казанда 43 яшьлек ир-атның 11 яшьлек кыз баланы көчләве турындагы хәбәр соңгы көннәрдә бөтен интернет челтәрен тутырды. Җинаятьтә гаепләнүченең безнең районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесендә агроном булып эшләгән, җитмәсә, эш буенча аралашкан кеше икәнлеген дә белү шаккатмалы хәл булды. Тикшерүчеләрнең фаразларына караганда, әлеге ир үсмер кызны мәктәптән кайтып җиткәнче артыннан...