Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Лаврентьевлар гаиләсендә – онытылмаслык бәйрәм

Борды авылында яшәүче Любовь һәм Михаил Лаврентьевлар өчен быелгы гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне аерата истәлекле булды. Әле узган ел гына энҗе туйларын билгеләп үткән бу матур парны тәбрикләргә район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, авыл халкы килде һәм кадерлеләрен котларга аларның балалары, туганнары, якыннары җыелды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтү районда күркәм йола. Борды авылы мәдәният йортында оештырылган быелгы чара «Гаиләм – минем тыныч почмагым» дип исемләнгән иде.
Бәйрәмне Боерган авылыннан килгән «Яран гөл» фольклор ансамбле «Ана сөте» дип аталган әдәби-музыкаль композициядән башлап җибәрде. Аннары Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева сәхнәгә чыгып барлык кунакларны Гаилә көне белән котладылар. 
Аларның чыгышыннан соң сәхнә түренә тантаналы рәвештә Лаврентьевларны чакырдылар. Любовь һәм Михаил Лаврентьевлар икесе дә Борды авылында туып-үскәннәр, шушында нигез корганнар, гомерләре буена туган туфракларына тугры калып, үз авылларында хезмәт куйганнар. Михаил Владимирович авыл хуҗалыгы тармагында – «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә механизатор-комбайнчы булып эшли. Любовь Петровна белеме буенча укытучы. Башта балалар бакчасында эшләгән, хәзер инде 25 елдан артык Борды мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. «Борды» фольклор ансамбленә йөри, авылдагы балалар фольклор ансамблен җитәкли.
Лаврентьевлар мәрхәмәтле, акыллы һәм эш сөючән балалар үстергәннәр. Балалары да әти-әни эзе буенча киткән: уллары Руслан «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә өлкән инженер, кызлары Людмила Яр Чаллыда укытучы булып эшли. Хәзер инде Любовь Петровна белән Михаил Владимирович өч оныкның яраткан әби-бабасы. Бүгенге көндә Лаврентьевлар олы эшкә дә тотынганнар – алар уллары Русланның гаиләсенә бергәләп йорт төзиләр. 
Лаврентьевларга Мендельсон маршы астында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды һәм Любовь Петровна белән Михаил Владимирович, шушы көннең матур истәлеге итеп, мактаулы актлар кенәгәсендә үз имзаларын куйдылар. Ә бу медаль бар кешегә дә бирелми. Бары тик мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән, уртак хезмәт белән гомер иткән, балаларына дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган ныклы гаиләләр генә лаек була мондый кадерле бүләккә. 
– Гаиләдә иң мөһиме – сабырлык, бер-береңә юл куеп, үзара аңлашып, бер-береңне саклап яшәү, – дип, үз фикерләрен белдерәләр Лаврентьевлар. – Тормыш иптәшеңнең сүзен бервакытта да аяк астына салып таптарга ярамый, – диләр алар. 
Лаврентьевлар исеменә ул көнне җылы котлау сүзләре дә күп яңгырады, җырлар да бүләк ителде. Уллары Руслан әти-әнисенә рәхмәт хисләрен җиткерде. Кызлары Людмила аларны котлап җыр башкарды. Лаврентьевлар үзләре дә югалып калмадылар – оештыручыларга, хөрмәт итеп килгән һәркемгә рәхмәтләрен шулай ук җыр аша җиткерделәр.
Бәйрәм җылы һәм дустанә мохиттә узды. Кунакларның һәрберсе Любовь һәм Михаил Лаврентьевларның киләчәктә шулай матур гомер итүләрен теләделәр.

Ринат Гыйлемханов фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X