13 июль 2018 яңалыклары
-
Дөнья чемпионаты вакытында Татарстанга 36 илдән 300 мең турист килгән
Туристлар футбол буенча чемпионат вакытында Казанда 11,2 млрд акча тотканнар.
-
Урып-җыю техникасын иң яхшы итеп әзерләүчегә премия биреләчәк
Авыл хуҗалыгы тармагының җаваплы чоры якынлаша – басуларда игеннәр өлгерә. Тиздән – урак. 14 июль көнне район хуҗалыкларының урып-җыюда катнашачак техникасы тикшереләчәк.
-
Белгечләр гөмбә җыю кагыйдәләрен искәртә
Урман ризыгын чиләк яки полиэтилен пакетларга түгел, ә үреп ясалган кәрзиннәргә генә җыярга киңәш ителә.
-
Республика Питрау бәйрәмендә катнашалар
Кичә шаулап-гөрләп Мәләкәс авылында Питрау бәйрәме үтте. Иртәгә исә, 14 июльдә, районның өч фольклор коллективы Мамадыш районы Җөри авылына республика Питрау бәйрәменә бара.
-
Яңа җитәкчеләр килде
Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде. Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Гадел Даутов билгеләнде. Ул Кече Шилнә авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли иде. 1993 елгы, өйләнгән. Фаил Камаев яшь җитәкчегә бу вазифада уңышлар, халык белән бергә һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләвен теләде.
-
Хөрмәтле тукайлылар!
Сезне чын күңелдән халык бәйрәме – Питрау белән котлыйм. Бу – табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау көне. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Питрау көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, диләр.
-
“Яңа Гасыр” телеканалында “Талант” бәйгесе дәвам итә
Бәйгедә җиңүчегә, үз телепроектын тормышка ашыру өчен, 1 миллион сум акча биреләчәк.
-
Эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы пенсия яшен арттыруны сузмаска киңәш итә
Ведомство башлыгы эш бирүчеләрне 45+ яшендәге россиялеләр өчен мәгариф программаларын тормышка ашырырга чакырды.