«Гигант»та терлек азыгын ел ярымга җитәрлек итеп әзерләргә планлаштыралар
Авыл хуҗалыгы тармагында ел дәвамында эшнең туктап торганы юк. Бүген иң җаваплы чорларның берсе - предприятиеләр һәм фермерлар терлекләргә кышка азык әзерләү белән мәшгуль. Күпьеллык үләннәрнең беренче каты яхшы гына булып үсте. Аны хәзер печәнгә һәм сенажга чабалар. Кайбер хуҗалыкларда инде терлекләргә шактый күләмдә сусыл яшел азык әзерләргә өлгерделәр. Бүгенге...
Ә район буенча караганда, мал башына уртача 6 центнер азык әзерләнеп, саклауга куелды. Барысы 7000 тонна печән пресслап куелды, 15500 тонна сенаж, 80 тонна яфраказык әзерләнде. Куелган планны үтәр өчен әле эшлисе дә эшлисе. Аграр тармак хезмәтчәннәре алдында бүген кыска срокларда, 1 июльгә кадәр, күпьеллык үләннәрне чабуны төгәлләү бурычы тора. Шунысы да бар, бер кат чабылган басулардагы дым үләннәрнең икенче кат үсеше өчен эшли. Чөнки икенче катта да сыйфатлы үлән чабып алу мөһим.
«Гигант» хуҗалыгының печән һәм сенаж әзерләүчеләре янында без узган атнаның җомгасында булдык. Предприятиенең директоры Риф Имамов белән Яңа Сарайлы авылыннан ерак булмаган кырларда эшләүче механизаторлар, машина йөртүчеләр белән аралаштык. Терлек азыгы әзерләүдә хуҗалыкның ике бригадасы эшли - печәнчеләр һәм сенажчылар бригадалары. Һәрберсендә эш иртәдән кичкә кадәр оештырылган. Басудан җибәрелгән азыкны предприятиенең икътисадчысы санап озата (ул да көне буе механизаторлар һәм шоферлар белән басуда), аннары хуҗалыкка кайткач азык санап кабул ителә. Кырда эшләүчеләр көненә ике мәртәбә кайнар аш белән тәэмин ителә.
«Терлекчелектә дә, игенчелектә дә үз механизаторларыбыз, шоферларыбыз эшли, читтән эшчеләр чакырмыйбыз. Техниканың һәрберсе аерым кешегә беркетелгән, кулдан-кулга күчеп йөрми. Һәркем үз эшен зур җаваплылык белән башкара», - дип аңлата Риф Хәниф улы. Гомумән, бу хуҗалыкның җитәкчесе, кайчан гына аралашма, беренче урынга эшчеләрне куя, төп көчебез - алар, ди ул. Шуңадыр, эш шартларын, торак шартларын яхшырту өчен биредә соңгы елларда күп эшләр башкарыла. Гомумән, кызыксындыру чараларын таба белә җитәкче. Бүген басуда эшләүчеләр дә ясаган рейсларына карап үзләренең күпме хезмәт хакы аласын исәпләп куя инде, ди ул.
Беренче булып сенаж әзерләүчеләр янына киләбез. Биредә бер чабу, бер төяү агрегаты эшли, биш «Камаз» машинасы ташып тора. Бер трактор базда таптап тора. Бригадада Фәнис Хафизов, Рәсим Батталов, Флорид Җиһангиров, Илгизәр Галәветдинов, Наил Хөсәенов, Равис Шәйхетдинов, Заһир Садыйков эшли. Бу егетләрнең көче белән һәр көнне базларга 500-600 тонна сенаж салына.
Печән исә һәр көнне 40-50 тонналап кайтарыла. Монда ике чабу агрегаты, ике тырма, ике пресслау техникасы эшли. Чабылган үләннәр агрегатлар артыннан калын рәтләр булып ятып кала, кибүгә пресслап та барыла. Шуннан соң ук рулоннар йөк машиналарына төяп саклау урынына озатыла. «Беренче катның уңышы яхшы булды, алтынга тиң байлык бит бу», - ди чабылган рәтләргә карап Риф Хәниф улы. Печән әзерләүдә Рафаэль Зарипов, Рафис Шәрипҗанов, Илгиз Сәлимов, Равил Галиуллин, Илгиз Шәйдуллин эшлиләр.
Сишәмбе көнгә алынган мәгълүматлар буенча, хуҗалыкта 510 тонна печән, 4050 тонна сенаж әзерләнгән. «Гигант»та бүген 2 мең башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 660ы - савым сыерлар. Узган елга караганда мал башы бераз арткан.
«Терлек азыгын запас белән, ким дигәндә ел ярымга җитәрлек итеп әзерләргә дигән бурыч куйдык. Сенаж белән ике базны тутырырга уйлыйбыз. Җай булганда витаминлы яфраказык әзерләргә дә чыгабыз», - ди җитәкче.
P.S. «Гигант»тан кала, «Сәйдәшев исемендәге хуҗалык бер баш шартлы терлеккә 9,25 центнер, «Алмаз» (6,95), «Ярыш» (4,54), «Вилданов» КФХ (4,48), «Азык-төлек корпорациясе» (3,72), «Чаллы яшелчәсе» (3,70),«Камский» (3,18), «Ирек» (3,36) хуҗалыгы баралар. «Биклән» хуҗалыгында бу күрсәткеч 1 центнерга тулмый. Крестьян-фермер хуҗалыклары исә бер баш терлеккә уртача 2,25 центнер азык туплаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев