22 июнь 2016 яңалыклары
-
Концертларга рәхим итегез
22 июньдә 18.00 сәгатьтә ГЭС бистәсе «Ватан-Ана» һәйкәле янында «Утлы еллар хатирәсе» дигән тематик концерт була. 25 июнь 17 сәгатьтә ГЭС бистәсе мәдәният һәм ял паркында «Җырлы, гармунлы җәй» дигән концерт оештырыла. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+
-
Һәлакәткә поши сәбәпче
19 июнь көнне, якшәмбедә, кичке якта район юлларында бер-бер артлы ике һәлакәт теркәлде. Сәгать 8 тулганда Сарманнан Яр Чаллыга килүче «унлы» машинасын йөртүче 46 яшьлек хатын-кыз тизлеген арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыена төшеп әйләнә. Баш мие җәрәхәтләре алган йөртүче үзе һәм аның 12 яшьлек улы БСМПга озатыла. Төнге...
-
Бушлай юридик хезмәт күрсәтәләр
24 июнь көнне РФнең бөтен регионнарында «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән, «Бердәм Россия» сәяси партиясе белән берлектә, бөтенроссия халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне үткәрелә. Безнең районда бушлай юридик ярдәмне нотариуслар, адвокат һәм юристлар Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт (социаль яклау идарәсе бинасы)...
-
Яфраказык әзерләргә район хезмәтләре белгечләре дә ярдәм итә
Узган атнада район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре «Ярыш» хуҗалыгына һәм «Азык-төлек корпорациясе»нә яфраказык әзерләргә чыктылар. «Ярыш»та ике көндә 4 тонна витаминлы яфраклар бәйләнде. «Азык-төлек корпорациясе»нә исә аларга ярдәмгә район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә килде. Бергәләп алар 2 тонналап сусыл азык җыйдылар.
-
Миграция хезмәтендә яңа җитәкче
ТРның Тукай районы буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Любовь Анатольевна Назаргалиева билгеләнде.
-
Көндәлек матбугатка язылу тәмамланырга өч көн вакыт калды, «Якты юл»сыз кала күрмә
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы - район елъязмасын алып баручы басма. Танылган ветеран журналист Шәмси Хамматов: «Газета ул бер көн эчендә чын тарих язу», - дигән иде. Быел газетаның нәшер ителә башлавына нәкъ 40 ел. Мин анда беренче көненнән алып эшлим.
-
«Гигант»та терлек азыгын ел ярымга җитәрлек итеп әзерләргә планлаштыралар
Авыл хуҗалыгы тармагында ел дәвамында эшнең туктап торганы юк. Бүген иң җаваплы чорларның берсе - предприятиеләр һәм фермерлар терлекләргә кышка азык әзерләү белән мәшгуль. Күпьеллык үләннәрнең беренче каты яхшы гына булып үсте. Аны хәзер печәнгә һәм сенажга чабалар. Кайбер хуҗалыкларда инде терлекләргә шактый күләмдә сусыл яшел азык әзерләргә өлгерделәр. Бүгенге...
-
Сарман юлы ремонтка ябыла
Юл төзүчеләр бу эшкә 27 июньнән тотынырга җыена, ремонт 5-6 июльгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Машина йөртүчеләргә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә кирәк булачак. Дүшәмбе көнне тиешле хезмәтләр катнашында урынга чыгып район башлыгы Васил Хаҗиев үткәргән сөйләшүдә юлны вакытлыча ябып торырга дигән карар кабул ителде. Бу юл төзү буенча технологияләрне үтәү максатыннан...
-
Сугыш корбаннары истәлегенә шәм кабыз
22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел була. Бу канкойгыч сугыш миллионлаган корбаннар бәрабәренә яуланды, якыннарыңны югалту хәсрәте һәр гаиләгә кагылды. Сугыш башлану көне фаҗигасенә багышлап «Хәтер шәме» дип аталучы акция уздырыла. Аны «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси фиркасе үткәрә. Акцияне оештыручылар 21еннән 22 июньгә каршы төндә, сугыш корбаннарын искә алу...
-
Чаллы – Сарман юлы ябыла
Вакытлы уңайсызлык 27 июньнән алып 15 июльгә кадәр кертелә. Тукай районында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле "Чаллы -Сарман" автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Автомобильчеләргә урап узу өчен "Чаллы -Борды" һәм "Чаллы...