Тукай районының Малтабар авылында ифтар ашы узды
28 июнь көнне Тукай районының Малтабар авылында ифтар ашы узды. Анда 50 якын кеше, шул исәптән Күзкәй, Калмия, Боерган, Колыш авылы мөселманнары да катнашты. Ураза тоткан кардәшләребез каршында районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов кеше гомеренең кыскалыгы һәм аны бәрәкәтле, хәерле итеп үткәрергә кирәклеге турында вәгазь сөйләде. Чаллы кунагы Фәүзия Бәйрәмова...