28 октябрь 2011 яңалыклары
-
Фронт хатлары һәм язмышлар
Хәрби журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Могыйнов соңгы елларда төрле архивларда актарынып, исән-сау сугыш ветераннары, аларның туганнары белән очрашып, Ватан сугышының җанлы документлары - солдат хатларын җыю белән шөгыльләнә.
-
Татарның моңлы сандугачы
Сара Садыйкованың тормышы чиста, тулы, шомлы һәм ташкынлы да елга сыман - хыяллы да, фаҗигале, хаксыз да, батырлык та һәм бәхетле дә. Ләкин бер дә тигез, тыныч булмады.
-
Ветераннар очрашты
Кичә Калмаш авылының "Өмет" ветераннар һәм инвалидлар клубына йөрүчеләр Иске Абдулның "Шатлык" клубы әгъзаларын үзләренә кунакка кабул иттеләр. Очрашуны Калмашның ветераннар советы рәисе Хәния Газизова ачып җибәрде. Аннары кунаклар хуҗаларга үзләренең күчтәнәчләрен - күпереп пешкән икмәк һәм чәкчәк тапшырдылар. Клуб әгъзалары үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, авыл җирлеге һәм район күләмендә...
-
Прививка ясату дәвам итә
Район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Петр Куркинның хәбәр итүенчә, федераль проект кысаларында кайтарылган һәм республикадан бүленә торган субвенция хисабына алынган гриппка каршы вакцина бүген мәктәп һәм бакча балаларына ясалган. Шулай ук укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре дә бушлай прививка ясата ала. Ә оешма һәм предприятиеләрдә үз хезмәткәрләре өчен вакцинаны үзләре...
-
Укучыларыбыз ял да итте, чыныкты да
19-23 октябрьләрдә районның VIII-X сыйныф укучылары Новотроицкое авылындагы "Чемпион" хәрби-спорт лагеренда ял итте. Төрле ярышларда катнашып, саф һавада сәламәтлекләрен ныгыту белән беррәттән фәннәрне дә тулы программада үзләштерделәр. Минзәлә шәһәренә экскурсия, аэроклубта парашюттан сикерүчеләр белән якыннан танышу, спорт самолетының штурвалы артына утырып карау, боз сараенда туйганчы тимераякта шуу кебек күңелле мизгелләр...
-
Аграрийлар өчен халыкара күргәзмә
26-28 октябрь көннәрендә республикабыз башкаласында "Казан ярминкәсе"нең күргәзмә үзәгендә "Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры" дип исемләнгән 15нче халыкара махсус күргәзмә үтә. Күргәзмәне РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм чит ил фирмалары вәкилләре катнашында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра. Әлеге очрашуда безнең районнан да авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...