28 апрель 2021 яңалыклары
-
28 апрель – ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне
Бу көнне 1898 елда Мәскәүдә беренче ашыгыч ярдәм станцияләре үз эшен башлап җибәргән. Әлеге бәйрәм тәүге тапкыр РФ премьер-министры Мхаил Мишустин карары нигезендә билгеләп үтелә.
-
Мини-футбол
Егетләр арасында мини-футбол буенча финал уеннары узды. Ярышта 2005 елгы һәм аннан кечерәк үсмерләр – 14 команда катнашты.
-
Сәбәп – каминның төзексезлеге
Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Шале» кафесында янгын чыгуның сәбәбе бина эчендәге каминның төзексезлегендә дип билгеләделәр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре.
-
Бергәләп җыештырдык
Төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча ике айлык кысаларында 23 апрель көнне район күләмендә өмә үткәрелде. Язгы чистартуга барлык авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, гомумән, бар район халкы кушылды.
-
Район данын яклады
Шушы көннәрдә Актанышта Татарстан Республика-сының беренче Президенты кубогына 2005-2007 елда туган яшүсмерләр арасында төбәкара милли көрәш бәйгесе үтте.
-
«Сокландык! Сезнең тәҗрибәне кулланачакбыз»
Тукай районы Якутия делегатларын кабул итте. Саха Республикасы Хөкүмәте башлыгы урынбасары Михаил Никифоров, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьев, ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петров, «Туймаада» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Алексей Гуляев район ветеринария берләшмәсендә һәм «Миңнехуҗина» КФХда булды. Делегацияне башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин җитәкләде.
-
Шикәр чөгендере чәчә башладык
Районда язгы чәчү старт алды. Беренчеләрдән булып «Кама» агрофирмасы җир куенына бәрәкәтле орлыклар салу эшен башлады – үткән атнаның җомгасында агрофирманың Яңа Бүләк, Новотроицкое бүлекчәләренең һәрберсендә икешәр агрегат татлы тамыр чәчүгә кереште. Дүшәмбедән Теләнче Тамак бүлекчәсендә дә ике агрегат чәчүгә чыкты.
-
Чернобыльчеләр очрашты
Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүгә 35 ел тулу уңаеннан кичә район хакимиятендә җирлегебездә яшәүче чернобыльчеләр белән очрашу булды.
-
Яшьләр форумы
Районда яшьләр форумы узды. Әлеге чарада яшь буын вәкилләренә үз инициативаларын күрсәтү мөмкинлеге тудырылды. Форумда 20дән артык проект тәкъдим ителде.