26 октябрь 2011 яңалыклары
-
Күрсәткечләр түбән
Мәгълүматлардан күренгәнчә, терлекләрне кышлатуга күчерү чорында сыерлардан сөт алу шактый кимеде. Әгәр октябрь башында һәр сыердан көнгә 12,7 килограмм сөт саусак, 20 көн эчендә бу күрсәткеч 11,9 килограммга төште. Моның төп сәбәбе - малларны ашату технологиясен төгәл үтәмәү, азыкның сыйфатына тиешле анализ ясамау. Шуңа күрә һәр сенаж яки силос чокырын...
-
Дүрт көн ял итәбез
Ноябрь, гадәттәгечә, быел да бәйрәмнәрдән башлана. Россия күләмендә 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне булса, Татарстанда моңа 6 ноябрьдә өстәлә. Ә бу көнне быел икеләтә бәйрәм - Татарстан Конституциясе көне һәм Корбан гаете. 6 ноябрь - якшәмбегә туры килгәнлектән, аның ялы дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, быел ноябрь башында дүрт көн -...
-
Зооветеринария белгечләре киңәшмәсе
Район ветеринария берләшмәсендә хуҗалыкларының зооветеринария һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, технологлар, халыктан сөт җыючылар катнашында киңәшмә үтте. Анда терлекчеләрнең 9 айлык эш нәтиҗәләре тикшерелде. Бу мәсьәлә буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Н. Сәфәргалиев чыгыш ясады. Киңәшмәдә хуҗалыкларда ветеринария эше торышы турында район ветеринария...
-
Егетләр әзерләнә
14-15 октябрьдә Баулы шәһәренең "Ласточка" балалар бакчасында укучылар арасында хәрби спорт төрләре буенча "Илебезне сакларга әзерләнәбез" дигән республикакүләм ачык бәйге узды. Анда безнең район данын Кнәз урта мәктәбенең VII сыйныф укучылары яклады. "Противогаз кию" һәм "Пневматик винтовкадан ату" номинацияләрендә - I урынны, футбол белән җиңел атлетика эстафетасында III урынны яулап,...
-
Уңыш әйбәт – җыю акрын
Соңгы ике-өч елда районыбыз җирләренә шикәр чөгендере әйләнеп кайтты. Хәзер бу культураны игү технологиясе нык камилләшкән: басуда китмән тоткан бер генә кешене дә күрмәссең. Чәчү, сирәкләү, рәт арасын йомшарту, алу һәм заводка озату - бөтенесен машиналар башкара.
-
Ватанны саклау изге эш – теләүчеләр генә аз
Башланды! Егетләрне тагын армия сафларына чүпләр вакыт җитте. Октябрь-декабрь айларында Татарстанның 5 меңләп егетен хәрби хезмәткә алып китәчәкләр. ТР чакырылыш комиссиясенең бу көзгә билгеләгән планы шундый. Бер ел дәвамында егетләр туган йортларыннан, әти-әниләреннән, туганнарыннан, дусларыннан читтә булачак. Яңа шартларда, әйтергә кирәк, күнекмәгән, усал шартларда яшәргә өйрәнәчәк, туган илне саклау кебек...