26 апрель 2016 яңалыклары
-
“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...
-
Мәләкәс авылы “Тамчыкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Тукай бәйрәмендә катнаштылар
Бүген, 26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне Мәләкәс авылы "Тамчыкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар китапханәдә оештырылган бәйрәмдә катнаштылар. Китапханәче балаларга Тукайның тормыш юлы турында сөйләде. Балалар Тукай әсәрләренә төшерелгән мултфильмнар карадылар, табышмакларга җавап бирделәр һәм үзләре дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кичәбез "Туган тел" жыры белэн...
-
Яңа Бүләктә ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның “Балкыш “ фестиваленең сайлап алу туры узды (фото)
"Балкыш" фестивале безгә яшәргә көч һәм дәрт бирә!" дип таралыштылар безнең өлкәннәребез 25 апрель көнне Яңа Бүләк мәдәният йортында район буенча игълан ителгән ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш " ( "Сияние") дип исемләнгән традицион фестиваленең сайлап алу турыннан соң. Чыннан да " бер очрашу- бер гомергә тиң шул!" Быелгы сайлап...