26 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
«Питрау» фольклор коллективы – «Туым җондызы – 2015» фестивале җиңүчеләре
Казан шәһәренең «Ак барс» яшьләр үзәгендә керәшен халык җыры «Туым җондызы - 2015» («Рождественская звезда») яшь башкаручыларның VII фестивале узды. Районыбыз данын Мәләкәс авылының «Питрау» халык фольклор коллективы һәм Бордының «Тәңкәләр» балалар коллективлары яклады. «Питрау» фольклор коллективы фестивальнең иң мәртәбәле бүләге - Гран-прига лаек булды. Алар кыйммәтле гармун белән бүләкләнде....
-
Тукай районы Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей турниры үтте
24 гыйнвар көнне сәгать 10да Яңа поселогының хоккей кортында Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы кубогына яшүсмерләр арасында хоккей уеннарының ачык турниры үтте. Ярышларда Яңа поселогы, Калмаш, , Кнәз, Новотроицкое, Иске Абдул, Шилнәбаш авыл мәктәп укучылары катнашты. Беренче урында Кнәз, икенчедә -Новотроицкое, өченчедә - Иске Абдул мәктәп командалары. Равил Насыйров фотолары
-
Түбә кыекларында боз сөңгеләре булмасын
Йорт түбәләреннән боз сөңгеләре, кар катламнары төшеп көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен һәм халыкны бәла-казалардан саклау максатыннан район прокуратурасы Бәтке, Биклән һәм Түбән Суыксу авылларындагы күпфатирлы йортларны тикшерде. Тикшерү «Доверие», «Надежда» идарә компанияләренең һәм «Биклән» торак-милекчелек ширкәтенең РФ Торак Кодексы таләпләрен һәм торак фондыннан файдалануның техник нормаларын үтәмәүләре, ягъни йорт...
-
Җәй көне чит илдә ял итү 80 %ка кыйммәтләнергә мөмкин
Инде бүген үк Россия халкы теләп ял итә торган Мисыр, Таиланд, Греция, Балига турлар сизелерлек кыйммәтләнгән. Россиянең Туристлар операторы ассоциациясе аңлатуынча, барысы да доллар һәм евро курсына карата сумның түбән тәгәрәве белән бәйле. Җәй башына бәяләр тагын да кыйммәтләнергә мөмкин икән. Чит илгә чыгу бәяләре кыйммәтләнү сәбәпле, җәйге юлламаларга сорау...