25 март 2017 яңалыклары
-
«Төзүчеләр» стадионы каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара
Хәзерге вакытта Чаллының «Төзүчеләр» стадионы каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара. Монда ит, кош ите, балык, бал, сөт, бәрәңге, яшелчә һәм башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәләр. Безнең райондашларыбыз да ярминкәгә үзләре җитештергән продукция алып килгән.
-
Авыру белән көрәшүче Риназның хыялы чынга ашты
Шушы көннәрдә Яңа поселогында яшәүче 7 яшьлек Риназ Шәрифуллинның теләге чынга ашты. «Минем белән бергә хыяллан» дигән хәйрия проекты авыру малайга чын узыш «КамАЗ» машинасына утырып йөрү мөмкинлеген бирде. Хәзерге көндә Казанда дәвалануда булган кечкенә героебыз һәм аның әнисе Гөлсинә ханым белән элемтәгә кереп, аларның тәэсирләрен, уй-кичерешләрен сораштык.
-
Өшкерүче җеннәргә каршы ничек көрәшә: Фәрит хәзрәт Кадыйровтан мастер-класс
Казанның "Хәдичә" мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә. Фәрит хәзрәт Intertat.ru хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде һәм өшкерү тәртипләрен күрсәтте. - Фәрит хәзрәт, өшкерүнең нинди төрләре була? - Өшкерү ул төрле очракларда кулланыла. Күз тиюдән, сихердән, хәлем юк дип зарланып киләләр. Күз тию булганда кешенең кулы ятмый,...