24 июнь 2015 яңалыклары
-
Коръәннең 64нче аяте
-
“Җиләкле җәй” фотоконкурсын игълан итәбез!
"Якты юл" газетасы көтеп алган җәй нигъмәтләре вакыты җитүен истә тотып, барыгызны да яңа бәйгедә катнашырга чакыра. Каен җиләгеме, җир җиләгеме, бакча җимешләреме - кайсысын авыз иттегез, кайсысын күбрәк яратасыз, нинди кайнатмалар әзерләдегез инде? Безгә бу хакта хат язганда иң матур фотоларыгызны да салыгыз. Электрон почтабыз адресы : yakti.ul76@gmail.com Ярыш-бәйгеләрнең...
-
Ураза тотучы кешенең догасы
-
Терекөмешле лампалар чүплектә ята, бакча йортларына электр энергиясе ялангач чыбыклар аша бара
Рөхсәт ителмәгән урында чүп түгү проблемасы бүген авылларда гына түгел, бакчачылык ширкәтләрендә дә колач җәя. Ширкәтләрнең вакытында төзелеш, көнкүреш калдыкларыннан, кипкән үләннәрдән арындырылуын, төзекләндерелүен, экологик, санитар-эпидемиологик һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатыннан район хакимияте, экология, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре күптән түгел ширкәтләр буйлап йөрделәр.
-
Сугыш корбаннары искә алынды, исәннәргә рәхмәт укылды
Быел Хәтер көне район күләмендә зурлап Иске Абдул авылында үткәрелде. Көннең нык кызу булуына да карамастан, чарага искеабдуллылар да, районның башка җирлекләреннән дә шактый килгәннәр иде. Тантаналы өлеш сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл янында булса, соңрак халык «Гиндукуш» хәрби-патриотик музеена үтеп, анда «Ватанның хәрби бүләкләре» дип аталган экспозицияне ачуда катнашты.
-
Тукайлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
26 июньдә, җомга көнне, «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе, Россия юристлары ассоциациясе белән берлектә, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Безнең район халкы ул көнне Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп, нотариус, адвокатлар һәм юристларга сорауларын бирә алачаклар. Кабул итү вакыты 8.00дән 16.00...
-
«Ярыш»та терлек азыгы әзерләүдән тыш, 7 миллион сумлык реконструкция эшләре дә бара
«Ярыш» хуҗалыгында печән ел да мул була. Козлятник дигән үлән коры елларда да мул уңыш бирә. Быелгы яңгырлар һәм җылы һава торышы үләннәрне тагын да күтәреп, сәламәт яшелеккә күмде. Әнә бит хуҗалык саклагычларына да иркә-яшел төстәге печән рулоннары мулдан кайта. Сокланмаслыкмени!