Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды
19 декабрьдә Алабугада бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачтылар. Тантаналы чарада шәһәрнең иҗат кешеләре, шулай ук татар язучысы, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина да катнашты.
Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, Габдулла Тукай - татар мәдәниятенең символы ул. Ә алабугалылар, үзләрендә һәйкәл ачып, бөек...