23 ноябрьдә Татарстанда юеш кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә
23 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемнәр булмаячак. Көндез кайбер районнарда юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшемнәр булуы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.