Һава торышы начараю сәбәпле, Татарстан юлларында иминлек чаралары көчәйтелә
Татарстанда һава торышы начараю сәбәпле, юлларда иминлекне тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов юл һәм коммуналь хезмәтләрнең кышкы чорга әзерлеген, юлларны тиешенчә карап тоту эшен контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.