Татарстан илкүләм проект буенча 125 берәмлек урман янгын сүндерү техникасы сатып алган
Татарстанда урман хуҗалыгы тармагы өчен 2019 елдан 125 берәмлек урман культурасы һәм янгын сүндерү техникасы сатып алынган. Республикага яңа техника Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышында кайтарылган.