Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчәкләргә күмелеп утыручы үрнәк хуҗалык

Югары Байлар авылында шау чәчәккә күмелеп утыручы матур йорт бар. Зур да түгел, кечкенә ул. Анда Гөлфия hәм Әлфис Кашаповлар яши.

Хуҗабикәнең матурлыкка гашыйк күңеле әллә кайлардан күренә. Урамнан узып баручыларны туктап, сокланырга мәҗбүр итә. Өйләре янында фотога төшүчеләр дә бар. Киң фантазиясен рәхәтләнеп эшкә җиккән Гөлфия апа.  Аллыгөлле чәчәкләр зәвык белән ясалган клумбаларда, төрле сыннарда, чүлмәкләрдә урын алган. Машина тәгәрмәчләрен дә кисеп, әллә нинди савытлар ясаган. Анда да чәчәкләр үсеп утыра. Декоратив куаклар  да күп ишегалдында, койманы үрмәле гөлләр бизи. Ә бакчасында нинди генә чәчәкләр үстерми! Саный китсәң, 50дән артык: гортензия, ирис, ландыш, нарцисс, эре таҗлы ромашкалар, кыңгырау, чалмабаш, флокс, циннияләр, бәрхет гөлләр, кашкарыйлар, күкчәчәкләр, настурцияләр, ипомеяләр, немезияләр, клематислар һәм башкалар бар. Лилия, лалә hәм хризантемаларның hәрберсе 10 лап төрдә.

Иртә яздан көзгә кадәр матур чәчәкләр арасында йөрим. Шул чәчәкләргә карап, җаныма тынычлык табам. Алар белән сөйләшәм, җырлап та алам, яратып су сибәм, иркәлим. Әнә, чәчәкләр арасында ял итеп алырга утыргычым да бар. Шулар турында укыйм, өйрәнәм, төрле җирләрдән орлыклар кайтартам. Кыскасы, чәчәкләр яратучы Гөлфия апагыз мин булам, – диеп таныштырды үзе белән керә-керешкә хуҗабикә. Ә мин сокланып, сак кына кагылып, хуш исләреннән рәхәтләнеп йөрдем бу гөлләр илендә. Хәйран калырлык! Тирә-якны гүзәллеккә күмеп утыручы чәчәкләр күңелдә соклану уята, төсләр балкышын хәтерләтә.

Хуҗабикәнең күп вакыты шушы бакчада үтә, мондагы матурлык һәм тәртипне саклау өчен күп тырышлык куелган. Ел саен Чаллы шәhәрендә үтүче Чәчәкләр бәйрәменә дә бара икән Гөлфия апа. Аннан һәрвакыт зур тәэсирләр белән кайтканын сөйләп үтте. Чәчәкләрнең  һәрберсенең үз кәефе, үз җае, үз холкы-фигыле барлыгын аңладым. Матурлык яратучы хуҗабикә үзенең бакчасы, кышлыкка ничек әзерләнүе, кыяр һәм помидор тозлавы, түтәлләрдән никадәр яшелчә үстереп алуы турында да тәфсилләп сөйләп алды. Чәчәкләрдән кала, бакчасында кәбестә, кишер, чөгендер, кабак, борыч кебек яшелчәләр дә күпләп өлгергән. Уңган хуҗабикә алардан салатлар пешерә башлаган.

Ял җитүгә, Әлфис абый белән Гөлфия апаның балалары, оныклары кайта. Гөлләргә күмелгән өй эче тагын да яктырып китә.

Кеше күңел күзе белән матурлыкны, нәфислекне күрә, тоя белсә, хезмәттән курыкмаса, җир эшен яратса, үз куллары белән дә әкияти мохитне тудыра алу сәләтенә ия. Гөлфия апа – ашыкмыйча гына матурлык тудырып, тормыштан – ямь, яшәүдән тәм табучылардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев