Хәрбиләргә олы бүләк
Сугышчыларның яшәешен кыр шартларында уңайлырак итү ниятеннән районыбызда төрле эшләр башкарыла. Тән чисталыгы – сәламәтлек нигезе. Кайнар ноктада – кыр шартларында юыну-чистарыну, шәхси гигиена таләпләрен үтәү максатыннан район җирлегендә яшәүче һәм эшләүче волонтерлар хәрбиләргә күчмә бер мунча ясап җибәргән иде инде. Шушы көннәрдә, төгәләрәге, дүшәмбе көнне районда үткән елга йомгак ясау сессиясендә катнашучылар, килгән кунаклар яңа гына ясалган икенче күчмә мунчаны күреп соклануларын белдерделәр.