Кувады авылында халк күрсәткән хәйрия һәм читтән кайткан якташлар ярдәме белән оештырган ифтар мәҗлесе күркәм шартларда узды
110 кешегә исәпләнгән авыз ачу табынын җирле клубта оештырдылар. Мәҗлескә авыл аксакалларын, өлкән яшьтәге ураза тотучыларны белән бергә беренче тапкыр гына уразага керүчеләрне, шулай ук яшь буын вәкилләрен дә дини аң-белем алу өчен чакырдылар.