Тукай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе гражданнар хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы!
Тукай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Мостафина Эльвира Ринат кызы «2022 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы» номинациясендә җиңгән өчен I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.