Тынгысыз җан
Һәр елны август аенда физкультурачылар һәм спорт сөючеләр бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул 13 августка туры килә. Гомерен спортка багышлаган кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе- Чулман аръягы төбәге милли спорт һәм уен төрләрен берләштерелгән “Батыр” исемле федерация рәисе Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев. Ул җитәкләгән спорт федерациясе составына Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары ветеран спортчылары керәләр.