Бер бәрелешү нәтиҗәләре
29 нчы июльдә М7 Идел –Татарстан –Ташкичү автоюлында “Яр Чаллы – Сарман” арасында юлының 4,5 километрында , 1991 елда туган ир-ат машина йөртергә хокукы булмаган көе "Киа SLS" автомобиле рулье артына утыра. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып хәрәкәт итә. Ул каршы якка чыгып “Хундай Солярис” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Хундай Солярис” машинасындагы пассажир корсагының тупас җәрәхәтләнүе белән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шушы ук автомобильнең тагы бер пассажиры ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә, сәламәтлеге тикшерелгәннән соң күзәтү астында калдырыла. Тагын бер пассажирның күкрәк читлеге өзелә , Яр Чаллы шәһәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә, соңыннан өенә озатыла. Ул да куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.