Теләнче Тамакта фәнни конференция
Теләнче Тамак авылы мәктәп базасында «мәктәп һәм югары уку йортларында укучы яшьләрнең экологик һәм географик белемендә дәвамчанлык " V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм КФУ тарафыннан оештырылды. Илебезнең төрле төбәкләреннән – Минзәлә, Сарман, Алабуга, Арча, Ютазы, Балык Бистәсе, Биектау, Буа, Мөслим, Тукай районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Мәскәү, Саратов өлкәсеннән һәм хәтта Казахстаннан укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.