Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлында капиталь ремонт эшләре старт алды

Республикада «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юлларны төзекләндерүгә зур игьтибар бирелә. Ремонт эшләре быел да дәвам итәчәк.

Әлеге проект кысаларында шушы көннәрдә “Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлында да капиталь ремонт эшләре старт алды. Юлны ремонтлауга “Татавтодор” оешмасының Түбән Кама филиалы алынды. Бүген алар бу юлның иске катламын салдыру эшләре белән мәшгуль. Эш тәүлек дәвамында оештырылган, төзекләндерү эшләренә кимендә 25 ремонтлау техникасы җәлеп ителәчәк, капиталь ремонт эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлау бурычы куела, - дип белдерде “Татавтодор” оешмасының Түбән Кама филиалы “Чаллы” юл-төзелеш участогы җитәкчесе Булат Садыйков. Шуны да әйтергә кирәк, “Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлында хәрәкәтне чикләү 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге участокны “Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт — Түбән Кама” һәм “Яр Чаллы — Түбән Кама — Көньяк” маршрутлары аша урап узарга була.

/фотография редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев