Апрель- шигърият ае
Яз - яңарыш , җиһанның яңадан уяну вакыты. Җир йөзендәге һәр тереклек яшәрә, матурлана. Кояш нурларының рәхәт иркәләве, кошлар сайравы,гөрләвекләр җыры кеше күңеленә илаһи көч, дәрт өсти.Иҗат итәр өчен мөмкинлекләр туа. Балаларыбыз үзләренең туган телләрен белеп үссеннәр, онытмасыннар өчен мәдәният йортлары, китапханәләрдә, балалар бакчасы, мәктәпләрдә төрле чаралар уздырыла.