Карантин кертелде
Сарман районы Югары Чыршылы авылында ике шәхси хуҗалыкта сыерларда төерле дерматит дигән чир табылган. Шул сәбәпле анда 28 авылга карантин кертелде. Тукай районының Таулык, Яңа Бүләк, Күктәк Мирсәет, Иске Теләнче, Кызыл Байрак, Байбүләк, Иске Дөреш авылларында да чир куркынычы янау сәбәпле карантин игълан ителде.