Руль артында – исерекләр
16 октябрь көнне төнге сәгать 12нче яртыда Мәскәү – Уфа трассасының 1065нче километрында, Шилнәбаш авылы янында, «Лада Гранта» автомобиле юл кырыена төшеп каплана. Руль артында 27 яшьлек ир-ат була. Тикшерү вакытында ачыкланганча, йөртүче исерек булган. Шуның өстенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган. Ул көнне ир-ат югары тизлектә хәрәкәт иткән, шул сәбәпле идарә итүне югалткан. Ул баш мие җәрәхәтләре һәм башка имгәнүләр алган.